Дереву тоже нужна семья. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Агачка да гаилә кирәк

Ихтибар иткәнегез бармы,
Кайсыбер агачларга –
Әйтерсең, безнең алда
Гаилә басып тора.

Гаилә корып җибәргән,
Ялгыз яшәп арыгач.
Гаиләсез яши алмый
Хәтта гади агач.

Бер тамырдан үсеп,
Чыккан яңа агачлар –
Әти, әни, балалары,
Ә нәзек ботаклар – оныклар.

Ышанычлы терәк булып,
Яшәүләргә ни җитә.
Җил – давылга каршы тора,
Гаилә корганнар гына.

Агачтан сок йөгерә –
Кан әйләнеше кебек.
Агач гаиләсендә сизелә
Туганлык һәм бердәмлек.

Ялгыз каенның юк шатлыгы,
Кайгысын да берүзе кичерә.
Каен, җибәр тармаклар,
Син дә бәхетле яшә.

Тәбигать акыллы бигерәк,
Безгә гел үрнәк.
Агачларга карап сокланам,
Кочаклап илһам алам.

Гузель Идрисова   14.10.2022 11:34     Заявить о нарушении