Хороший организатор. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122101302926
Бер кечкенә кырмыска
Үзеннән зур йөкне
Күтәреп алырга тырышып,
Интегеп чыга инде.
Тегеләй итеп карый,
Болай итеп карый,
Тирләп – пешеп бетте,
Үәт, булмагач булмый.
Кинәт кенә кырмыска
Каядыр юкка чыкты.
Тагын кайтты әйләнеп,
Күп кырмыска ияртеп.
Йөкне җиңел күтәрделәр,
Җиңел атлап киттеләр.
Кырмыска җырлап җибәрде,
Ихлас кушылды иптәшләре.
Менә шулай ул,
Оештырга белсәң эшне,
Тауны да күчереп була –
Эш ярата бердәмлекне.
Гузель Идрисова 13.10.2022 11:25 Заявить о нарушении