Самые важные слова. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Иң мөһим сузләр

Без бәләкәй чакта
Ярата идек бер уен –
Кар эрегән вакытта
Уйный идек яз саен.

Агып яткан суларны
Кар белән буып куеп.
Кәгазьдән ясалган көймәне
Күлдә йөздерә идек.

Миңа унсигез яшь,
Урамда гөрләвекләр ага,
Йөрәгемдә мөхәббәт, бөреләнеп,
Чәчкә атырга ашыга.

Буа будым хисләремә –
Каушап калдылар, тынып.
Эх, буа китә калса,
Шашкан хисләр, ташып,

Тутырыр бар дөньяны,
Кумеп китәр барыгызны.
Куркып китмәгез тагын,
Сезгә китермәм зыян –

Мин бары тик
Гашыйк булган кыз.
Ярата белсәз, үзегез дә
Мине, әлбиттә, аңларсыз.

Көндез уемда ул гына,
Йөрим елмаеп кына.
Төшемә кунакка килсә,
Зур бәйрәм миңа.

Хисләремне һич сиздермим,
Әйбәт – кыз горур булса.
Минеке булмас беренче адым,
Әгәр аралар якынайса.

Беләм, килер ул көн,
Ишетермен мөһим сүзләрне:
“Синсез яши алмыйм,
Мин яратам сине!”.

Тәбигать тынып калыр,
Минем өчен дулкынланып.
Сүзләрем күптән әзер:
“Мин дә яшим сине яратып”.

Шул чакта бөтен дөнья
Төшеп китер биергә.
Күбәләкләр вальс әйләнер,
Бәхетле пар белән бергә.

Гузель Идрисова   10.10.2022 12:44     Заявить о нарушении