Мне повезло. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122100802600
Әлдә Африкада тумаганмын,
Яшәр идем интегеп.
Табада кыздырган кебек,
Кояшта янып, көеп.
Әлдә Пакистанда тумаганмын,
Йөрер идем чүпрәккә уралып.
Ике матур күзем генә
Торыр иде тырпаеп.
Әлдә урта буатта тумаганмын,
Мине, бәйләп куеп баганага,
Яндырырлар иде эссе учакта,
Шигырь язудан баш тартмаганга.
Әлдә сугыш чорында тумаганмын,
Коточкыч дүрт ел буена,
Тузеп торалмас идем
Ач, ялангач, кайгылы язмышына.
Әлдә чит планетада тумаганмын,
Көмеш тарелкага утырып,
Капыл кайдандыр килеп чыгып,
Йөрер идем, кеше куркытып.
Дөрес вакытта, дөрес урында,
Туганмын, хәзер яшим рәхәтләнеп.
Мине бит Ходай җәлләгән –
Рәхмәтләр укыймын күп итеп.
Гузель Идрисова 08.10.2022 10:45 Заявить о нарушении