Бабье лето. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Әбиләр җәе

Көзнең санаулы гына
Матур көннәре.
Көндез кояш балкыгач,
Җылы тора кичләре.

Ике әби, һава сулап,
Капка төбендә утыра.
Куллары таякка таянган,
Аякларында җылы пима.

Яшьләр клубка ашыга –
Биюләр көтә анда.
Әбиләр, аларга кызыгып,
Артларыннан карап кала.

Карашлары моңсу инде:
“Эх, яшьлеккә кабат кайтып,
Яшьләр белән янәшә атлап,
Клубка биергә барсаң иде”.

Күрше әби түзмәде:
“Хәзер сандыктан алып,
Яшьлек күлмәгемне киям дә,
Яшьләр артыннан йөгерәм”.

Әхирәте күршесенә озак итеп,
Мәганәле карап торды:
“Сүз дә юк, гәүдәңне саклагансың,
Һаман зифа килеш калгансың.

Җыерчыкларыңны кайда куярсың икән,
Клубта сине яшьлеген сагынган,
Үзең кебек җыерчыклы “егет”
Көтеп торамы икән?”

Күренешне күз алдына китергәч,
Әбиләргә кызык булды.
Рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр,
Кул белән каплап авызны:

“Берәйсе күреп калмасын тагын,
Безнең авызда теш юклыгын!”
Эх, яшьлек, күнелле яшьлек,
Эх, картлык, моңсу картлык...

Гузель Идрисова   06.10.2022 11:10     Заявить о нарушении