Поздняя осень. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Көзнең сере бар

Күпләр яратмый көзне,
Ул кәефне бетерә.
Елмаясы, көләсе килми,
Күңел төшми эшләргә.

Җилле, яңгырлы көннәр,
Бетмәс, ахры, мәңге.
Кояш сирәк чыга,
Күрәсе килми көзне.
Көзнең кигән киеме дә,
Ямьсез күк төстә.
Җәй белән чагыштырсаң -
Җәй киенә белә.

Мин дөреслек яратам,
Юкка тиргибез көзне.
Көз килгән икән,
Димәк, бар сәбәбе.

Безне тәбигать шулай
Үзенчә тикшереп карый.
Озакка чыдарбызмы, бирешмәбезме,
Күп авырлыкка түзәрбезме?

Җилгә каршы барып,
Ерак китә алырбызмы?
Шулай безне ныгыта –
Вазифасын яхшы башкара.

Көчле булсак, тырышсак,
Бүләк озак көттермәс.
Пар атлар җигеп,
Җиз кыңгыраулар тагыр.

Ап – ак киемнәр киер,
Шаулап, гөрләп, дөньябызга
Кыш килеп керер,
Кардан таулар өелер.

Иркен сулыш алып,
Атларбыз кар шыгырдатып.
Чаңгы, чанада шуарбыз,
Битне алмадай кызартып.

Көлешеп, кар бәрешеп,
Эх, туйганчы уйнарбыз.
Кышкы тыныч кичләрдә
Күктән йолдыз санарбыз.

Бәхет тулыр күңелгә,
Шат булырбыз гел.
Ә, әлегә, түзәек –
Түзеп тормаслык түгел.

Гузель Идрисова   29.09.2022 11:22     Заявить о нарушении