Правильный идеал. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дөрес идеал

Без Ленин чәчәкләре,
Илнең киләчәкләре, дип,
Җырлап җибәрә идек
Җыр дәресендә, күмәкләшеп.

Эчебез тулы шатлык,
Күкрәктә балкый значок.
Аннан елмаеп карый
Володя исемле сабый.

Матур уйлар уйлап,
Яхшы эшләр эшләп,
Якты киләчәккә омтылдык,
Күңелле итеп яшәп.

Ленин үрнәк булды,
Тырыштык аңа охшарга.
Мәктәптән кайта идек
Бишле тутырып сумкага.

Идеалны дөрес сайлаганбызмы,
Бәлки, хата булгандыр?
Бу – бәхәсле тема,
Һәркем үзенчә уйлыйдыр.

Һич үкенмим үткәннәргә,
Иң мөһиме – нәтиҗәләр.
Бездән үсеп чыктылар
Менәме дигән шәхесләр.

Акыл иясе әйткән
Сузләр матур бигерәк:
“Йолдыз кабына икән,
Димәк, кемгәдер кирәк”.

Гузель Идрисова   28.09.2022 11:43     Заявить о нарушении