Бабушкины блины. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122092103085
Коймак сүзе ишетелсә,
Нәнәй искә төшә.
Нәнәйле кеше бәхетле –
Коймак ашап үсә.
Нәнәй өекбаш бәйли,
Мин сыенып утырам.
Нәнәйдән җылы килә,
Карашыннан эреп китәм.
“Тукта әле, безнең
Оекбаш качып китмәс,
Коймак пешереп ашыйк,
Сагындыңмы аны, бәләкәч?”.
Кем баш тартсын
Инде, тел йотарлык,
Нәнәйнең шәп коймагыннан,
Ул бит ашап туймаслык.
Таба чаҗылдый башлады,
Нәнәй җиңен сызганды.
Яулыгын артка бәйләде,
Чиккән алъяпкыч киде.
Уф, тузерлек түгел,
Тәмле исләр таралды.
Беренче коймак оныкның
Авызына кереп югалды.
Нәнәй кебек оста
Коймак пешерүче юк.
Күп вакыт үтмәде,
Коймак таудай өелде.
“Мә, бәпкәм, күршеләргә
Кертеп бир күчтәнәч.
Буген Ураза бәйрәме,
Йөзләре булсын көләч”.
Иркәләнеп кенә яшисең,
Нәнәй булгач рәхәт.
Нәнәкәем, кадерле кешем,
Булганың өчен рәхмәт.
Гузель Идрисова 21.09.2022 11:47 Заявить о нарушении