Певунья. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җырчы бака

Бака күңелен аңлыйсызмы –
Ул җырларга ярата.
Һәрчак күнегүләр эшли,
Тавышын шулай яхшырта.

Осталыгы һәркөн арта,
Аптырый үзе дә:
“Болай булгач, өмет
Бар, тамаша күрсәтергә”.

Концертка килгән кешеләр
Күлне уратып алырлар.
Баканы алкышка күмеп,
Афарин, дип кычкырырлар.

Күз алдына китереп,
Шундый матур көнне,
Бака шатлана, дәртләнеп,
Җырлый көне, төне.

Бака җырлап җибәрсә,
Тәбигать тынып кала.
Көчле тавыш, яңгырап,
Еракка китеп, тарала.

Матур күлмәк кидегезме,
Бака концертын башлай.
Соңга калмый, килегез,
Билет хакы – бушлай.

Гузель Идрисова   17.09.2022 10:27     Заявить о нарушении