Верный конь. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Атлы кеше бәхетле

Иң беренче ат
Песи кадәре булган.
Күз алдына китерәсеңме,
Күпме вакыт узган?

Кеше тормышы авыр,
Тәбигать озак уйланган,
Атны җайлап үзгәртеп,
Кешегә иптәш ясаган.

Хәзерге заман атына
Сокланмаган бар микән?
Көчле энергия сизелә,
Кырына якын барсаң.

Үзе матур гәүдәле,
Күзләре искиткеч акыллы.
Кеше белән дуслашырга,
Әлбиттә, ат хаклы.

Атлы ир коштай,
Ике канатлы булган.
Атка утырып очкан,
Хәтта укны узган.

Ат эштән курыкмаган,
Каты җир сөргән.
Утын, печән китерешкән,
Барлык эшне эшләшкән.

Дусы кая теләсә,
Шунда барган алып.
Ауга да күп йөреткән,
Кош, җәнлек куып.

Дусына ярдәмгә килеп,
Яу кырларында чапкан.
Илне дошманнан коткарып,
Җиңүче булып кайткан.

Иң кирәкле вакытта
Һәрчак ярдәмгә килгән.
Юкка җыр багышланмаган,
Юкка һәйкәл куелмаган.

Һәр бәйрәмнең бизәге –
Кынгырау таккан атлар.
Атсыз утми беркайчан
Яңа ел, сабантуйлар.

Атның тормышы үзгәрмәде,
Ул һаман сафта.
Яшәсен һәрчак атлар,
Безнең шәп дуслар!

Гузель Идрисова   16.09.2022 11:21     Заявить о нарушении