Трудолюбивый паук. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122091402779
Үрмәкүч челтәр бәйли,
Эшли дә, эшли.
Миңа ял кирәкми,
Мин арымыйм, ди.
Төшереп матур бизәкләр,
Үреп куя келәмнәр.
Аннары тирә – якка
Эшләрен элеп чыга.
Үзенчә тырыша инде
Безнең дөньяны матурларга.
Без генә теләмибез
Югары сәнгатьне аңларга.
Юеш чүпрәк алып,
Зыян китерәбез иҗадына,
Үрмәкүч һич үпкәләми,
Яңадан тырышырга тотына.
Тагын челтәр бәйли,
Тагын элеп чыга.
Эшсез утыра алмый –
Өйрәнгән эш яратырга.
Гузель Идрисова 14.09.2022 11:02 Заявить о нарушении