Одиночество. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122091003183
Искергән өйдә яши
Ялгыз бер әби.
Берүзе каршылый иртәләр,
Ялгыз уздыра кичләр.
Беркем керми, чыкмый,
Күңелсез өйдә тынлык.
Сәгать кәккүге генә
Кычкырып куя кайчак.
Оныттылар барсы да,
Әллә бар дөньяда,
Әллә юк әби –
Карт кеше кирәкми.
Капыл әби дертләде –
Ишек шыгырдап ачылды.
Бер бәләкәй кыз
Бусага аша атлады.
Матур күлмәк кигән,
Тасма бизи чәчен,
Кояш килеп керде,
Балкытып өй эчен.
Әбинең җыерчыклы бите
Китте капыл нурланып.
Кәнфит куелган учын,
Сузды кызчык, елмаеп:
“Сине күрергә кердем.
Ал, кәнфитем тәмле.
Мин синең яныңа
Тагын килермен әле”...
Гузель Идрисова 10.09.2022 12:24 Заявить о нарушении