Я - человек! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122090802965
Торналар очып бара
Үзләре белгән юлдан.
Алар китәләр, димәк,
Тагын көз килгән.
Өлгермәдем кул болгарга,
Инде очып киттеләр.
Исән барып җитсеннәр,
Булмасын каршы җилләр.
Әлдә кош тугелмен –
Бигерәк кыен яшиләр.
Бер тегеләй очалар,
Бер болайга кайталар.
Яңа кайтканнар иде,
Инде вакыт китергә.
Туйганчы бер урында
Һич өлгермиләр яшәргә.
Моңсу күренеш бу –
Туган илең булмау.
Һәрвакыт борчылырга кирәк,
Яшәргә урын эзләп.
Тормыш кыйммәтләре ул
Чагыштыруда беленә бит,
Аллага шөкер, минем
Яшәргә җирем бар,
Яратырга бар илем.
Үзем планнар корам,
Үзем тормышка ашырамын.
Күңел теләгәнчә яшим,
Әлдә кеше булганмын.
Гузель Идрисова 08.09.2022 11:36 Заявить о нарушении