Золотая осень. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122090602766
Яратам мин алтын көзне,
Искиткеч сокландыра ул мине.
Тирә – як әйләнгән әкиәткә,
Шатланып, карап йөрим тәбигатькә.
Кем шулай агач яфракларын
Тырышып буяп куйган икән,
Кем ул – оста рәссам,
Аның исеме ничек икән?
Зифа каен артыннан чыкты,
Гүзәл әкиәт кызы, елмаеп,
Сары күлмәге кояшта ялтырый,
Нурлар сибә, алтын кебек.
Озын җирән чәчен бизи
Кызыл миләштән үрелгән такыя.
Сылуның матурлыгы күзне иркәли,
Иреннәрем, кабаланып, пышылдап куя:
“Туктап тор, зинһар, качма,
Туйганчы карыйм әле үзеңә.
Очрашмабыз бит тиз генә,
Сине исемдә калдырасым килә...”
Гузель Идрисова 06.09.2022 11:07 Заявить о нарушении