Эх, были времена! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Үзгәрде заманалар

Машина йөретә кызлар,
Алар хәзер хас ирләр.
Тимер атны җигәләр дә,
Җилдереп чыгып китәләр.

Машина йөреткән кызлар
Өстән карый ирләргә:
“Мин үзем барсын булдырам,
Син соң миңа нәрсәгә?”.

Хатын – кызлар һәм ирләр
Урыннары белән алмашкан.
Ирләр чәч үстерә, буяп,
Йөриләр попугай сыман.

Аллы – гөлле күлмәк киеп,
Теләр – теләмәс атлап,
Гомерләрен салонда үткәрәләр,
Тырнак, сакал матурлап.

Урамда йөри кызлар,
Тату ясалган кулда тәмәкесе,
Чәч малайныкы кебек алынган,
Кырып куелган җилкәсе.

Чалбары – ике кеше сыярлык,
Зур кроссовкалар киеп,
Киң адымнар белән атлый,
Ямьсез сүз белән тиргәнеп.

Тиз генә танып булмый,
Урамнан килгән кешене.
Әллә ир, әлле хатын,
Башны әйләндерәләр инде.

Эх, бар иде заманалар...
Башка әйбергә булды мода.
Культуралы сөйләшергә, киенергә
Омтылалар иде барсы да.

Типсә, тимер өзердәй,
Баһадир егетләр бар иде.
Авыл урамыннан үтсәләр,
Өйләр селкенеп кала иде.

Ә кызлар тыйнак булган,
Чәчләрен озын толымга үргән,
Сүз дәшергә оялып, кызарып,
Керфекләрен аска төшергән.

Эх, үзгәрде заманалар...
Ярый инде, үзләренә охшагач,
Йөресеннәр, әйдә, шатланып,
Бар да үтәр берәй заман,
Тик сугыш булмасан беркайчан.

Гузель Идрисова   26.08.2022 11:22     Заявить о нарушении