Вода - ты чудо! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122082202775
Чишмәгә бардым әле,
Судан кайтып киләм.
Мөлдерәмә тулы чиләкләрем,
Авыр булса да, түзәм.
Көянтәне нык тотып,
Тырышам төз атларга.
Чайкалмасын суларым,
Таммасын тамчысы да.
Чиләгем тулы байлык,
Байлыкны бит саклыйлар.
Су курергә интегеп,
Бар яшәгән халыклар.
Куркып китәбез кайчак,
Чишмәнең суы бетсә.
Килеп, чистартып куйсак,
Су тагын агып китә.
Шатланып, тагын яшибез,
Су – тормыш чыганагы.
Күңелдә һәрчак бәйрәм –
Су, әлдә син бар әле.
Байлыгыбыз тагын артсын,
Чиста су һәрчак булсын.
Рәхмәт бүләгеңә, Ходай –
Бигерәк безне яратасың.
Гузель Идрисова 22.08.2022 11:07 Заявить о нарушении