Лапти. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Чабата

Чабатаның хәтере калды,
Бүген чыгарып ташладылар аны.
Булды, күп мыскыл булып йөредек,
Җитте, чабаталар киеп,
Баткактан камыр басырга.

Яхшы аяк киеме киеп,
Безнең дә чит илләр кебек,
Матур яшәсебез килә, имеш.
Чабатаның хәтере калды:
“Йөрер идегез, мин булмасам,

Ялан – аяк бозга басып,
Өшеп, суыктан калтырап.
Әлдә урманда юкә үсте,
Агач барыгызга да җитте.
Ходай күп биргән байлыкны,

Рәсәйдә урманның юк саны.
Юкә күпме халыкны киендерде,
Кайры астындагы җ е б е н нән.
Ә чабата үргән кешенең
Күпме көче, тире түгелгән.

Ел әйләнәсенә һәркем
Ике дистә чабата туздырган.
Бер генә җитешсезлеге булган,
Озакка чыдый алмаган.
Зур Рәсәй киеп туздырган

Чабатадан тау өйсәң,
Беркайчан да түбәсенә
Менеп җитә алмасың”.
Чабатаның хәтере калды:
“Мине элеп куярга

Бер кадак тапмадылар –
Карагыз, онытмагыз,
Бу – Рәсәй кичергән авырлыклар”.
Бишектән төшкәч тә аягына
Матур кроссовки кигән балага,

Таныклы фирма аяк киеме
Кигән яшь егеткә һәм кызга,
Сандык төбеннән чыгарып,
Мәгез, карагыз, дисәң,
Ушлары китеп, авыз ачып,

Текәлерләр иде чабатага,
Бу нинди мөгҗизә дип.
Тел белән генә әйтсәң,
Һич ышанмасалар иде.
Ә болай, тотып караса,

Ышанмый чарасы калмый,
Тарихка кереп калган
Чабата үзен исбатлый,
Хәзерге заман баласы –
Безнең якты киләчәк.

Киләчәгебез яхшы булыр,
Дөрес тәрбия бирсәк.
Онытмаска, хөрмәт итергә,
Кайгырырга, җәлли белергә.
Аңларга, ярдәм итергә, яратырга,
Әйдәгез, өйрәтик балаларны бергә.

Гузель Идрисова   19.08.2022 11:43     Заявить о нарушении