Оптимист. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122081802941
Бер көнне Маймул үзен
Көзгедән күреп калган.
Шунда ук кәефе беткән:
“Уф, бигерәк зур танауым,
Хәзер ничек яшим икән?”.
Тапкан кайгырыр нәрсә,
Күрсә иде ул Филне,
Менә кемнең танауы сәер,
Сәленеп төшкән җиргә кадәр.
Ә ул аны уйлап та бирми,
Төшенкелеккә һич бирелми.
Шәп итеп атлап йөри,
Күңелле җырлар җырлый.
Иң мөһиме – танау булсын,
Танаусыз яшәп булмый.
Гузель Идрисова 18.08.2022 11:07 Заявить о нарушении