Трусишка. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кыю бәпкә

Бәләкәй генә бер бәпкә
Бөҗәк күреп нык курккан.
Тизерәк йөгереп барган
Әти – әнисе янына.

Кочаклап алды әнисе,
Газиз баласын җәлләп.
Ата – казның ушы китте:
“Бу ни хәл, нинди эш,
Болай булмаска тиеш.

Мин тырышкан булам,
Кирәк булса, сугышып,
Карчыганы да җиңәм.
Яшә миннән үрнәк алып,
Кыю, батыр бул балам”.

Бәпкә чыкты шым гына,
Җылы канат астыннан.
Кыю басып атлап китте
Бөҗәк ягына табан.

Барлык көчкәен җыеп,
Кычкырырга ашыкты:
“Мин синнән куркмыйм,
Бөҗәк, белеп тор шуны!”.

Үзе тагын йөгерде качырга
Каз канаты артына.
Ярый, шулай булса да –
Кыюлык шуннан башлана.

Гузель Идрисова   31.07.2022 09:34     Заявить о нарушении