Победитель. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122072702895
Тургай бигерәк кыен яши –
Песәй аңа комачаулый.
Рәхәт сулап, тыныч атлап,
Җиргә төшеп йөри алмый.
Үз кадерен белә тургай,
Ул песәй өчен туган мени?
Гарләнмичә, песәй азыгы
Булырга ул җыенмый!
Тургай теләсә җиңел генә
Болытка очып менә ала.
Теләй икән, тәрәзәдән кереп,
Өй эчендә оча ала.
Кем аның өчен песәй,
Бер йөн кисәге инде.
Тургайның ачуы килеп,
Кинәт сызгырган иде.
Песәй калтырап төште,
Артка табан чигенде.
Күз ачып йомган арада
Песәйдән җилләр исте.
Менә шулай, дускайларым,
Яшәгез кыю булып.
Курку берүзе яшәсен әйдә,
Куркып кына тын алып.
Гузель Идрисова 27.07.2022 11:11 Заявить о нарушении