Для малышей. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Укырга өйрән

Аю күзлеген кигән,
Алдына куйган китап.
Бигерәк кызык язганнар дип,
Укып утыра, мактап.
Ә син укый беләсеңме?
Белмәсәң, тизерәк өйрән.
Китап яраткан кеше
Һәрчак булыр белемле.

Энәле алма

Керпе малае алма тапкан,
Шатланып, уйлап куйган.
Хәзер кайтам да өйгә,
Бүлеп бирәм әти – әнигә.

Алма киткән тәгәрәп,
Керпе күзе булган түгәрәк.
Тиз генә йомарланып,
Алманы куа киткән.

Ике алма тәгәрәгән,
Бүренең ушы киткән:
“Нишләп алмагачта
Энәле алма үскән?".

Гузель Идрисова   25.07.2022 11:08     Заявить о нарушении