Светлое будущее. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Якты киләчәк

Урам буйлап кайтып килә,
Чак атлап бер кырмыска.
Кулбашлары сәленгән,
Башы өелгән аска.

Иртән торды кояш белән,
Ул күптән инде йоклый.
Кырмыска чак эш бетереп,
Өенә таба атлый.

Юынырга түгел, ашарга да
Хәле бөтенләй калмаган.
Кара җирдә эшли бит ул,
Кәсебе калган ата – бабадан.

Юкка чыкты шым гына,
Кайда китеп югалды,
Нәкъ сигез сәгатьлек эш –
Болай булмаска тиеш.

Юкка көрәшкәннәр икән
Безнең ата – бабалар.
Дөрес эшләп, ял итеп,
Матур яшәсеннәр иде балалар.

Караңгыдан караңгыга кадәр,
Кырмыска кебек эшләп,
Яшьләрнең гомере уза,
Гаилә корырга да юк исәп.

Кырмыска күпкә чыдар,
Биле нечкә булса да.
Кешегә ярдәм кирәк,
Көчле дип саналса да.

Һәр кешенең хокуры бар
Сигез сәгатьлек эшкә.
Якты киләчәкне көтергә
Түземлек бир Ходай безгә.

Гузель Идрисова   11.08.2022 11:15     Заявить о нарушении