Жду ответа. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җавап көтәм

Көчле елга гөрләп ага,
Сыешалмый ярына.
Әле китә ул шаулап,
Әле ага тын гына.

Ярдан ташып килеп чыкса,
Тутыра бар дөнъяны.
Котылып булмый бу хәлдән –
Җиңеп кара син аны.

Тормыш та нәкъ шулай –
Бер тын гына ага,
Бер китә ифрат кайнап,
Аңа бит шулай охшай.

Мин риза шулай булганга,
Янып яшәргә кирәк.
Сүнгән учак кебек пыскып ятырга
Бер дә юк минем теләк.

Ник туганмын бу дөнъяга,
Дөрес яшәем микән?
Ходайдан җавап килгәнне
Көтәм мин өметләнеп.
Бәлки, яхшы якка
Өлгерермен төзәлеп.

Гузель Идрисова   10.07.2022 10:16     Заявить о нарушении