О чём поёт соловей. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мөхәббәт бар

Сандугачым, сиңа багышлап,
Бик күп язылган җырлар.
Тамашачың тыңлый, мактап -
Яраталар сине алар.

Өздереп сайрый беләсең,
Көне буе җырлыйсың.
Артистлыкка укымасаң да,
Уздырасың барсын да.

Нәрсә турында җырларың,
Эх, беләсе иде шуны.
Берәйсенә исең китеп,
Гашыйк булгансың, бугай,

Гашыйклар җырлый шулай.
Тик, сиңа бер үтенеч бар,
Үтә әле шуны, зинһар.
Ичмасам, син җырлама әле

Бәхетсез мөхәббәт турында.
Ул хакта җырларга да түгел,
Кирәк тизерәк онытырга да.
Ярата белә ул йөрәк –

Эзләнергә кирәк, димәк.
Өр – яңа мөхәббәт килер,
Таң калдырып үзеңне.
Мөхәббәт бар, бәхет бар,

Җитәкләшеп, шат елмаеп,
Безнең арада йөри алар.
Мөхәббәтле, бәхетле булып,
Озак яшәек, дуслар.

Гузель Идрисова   08.07.2022 08:27     Заявить о нарушении