Живи, моя деревня! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яшә, авылым!

Биек тау башына мендем,
Булдыра алдым, көчем җитте.
Бик менәсем килгән иде,
Рәхмәт Ходайга, ярдәм итте.
Аска карап басып торам,
Хайран калып тирә – якка,

Уч төбендәге кебек анда
Туган авылым ята.
Бу урамда уйнадым,
Монысыннан суга бардым,
Борма сукмаклардан йөреп,
Белем мәктәбе беттем.

Авыл – яхшы укытыучы,
Тормыш мәктәбен дә
Мин матур итеп үттем.
Ялан аяк җиргә басып
Йөредек без шатланып.
Авылда үскән бала гына

Җирдән көч – күәт ала.
Бәхетлемен, авылда үстем,
Күп нәрсәгә өйрәндем.
Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә,
Авылда һәрчак күңелем.
Сагынам бала – чагымны,

Искә төшә яшьлегем.
Янә ялан – аяк тугай буйлап
Уйдарымда йөрим туйганчы.
Дөньябыз безнең матур,
Булгач авылларыбыз.
Безнең тамырлар нәкъ анда,

Без шуннан көч алабыз.
Яшә авылым, мәңге яшә,
Сүндермә утларыңны.
Син яшәсәң безгә рәхәт,
Сиңа барысы өчен рәхмәт.

Гузель Идрисова   11.08.2022 11:18     Заявить о нарушении