Счастье есть. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Песәй бәхете

Күрсәгез иде бар малайның
Песәй кочаклаганын.
Аңардан да бәхетлерәк
Кеше юктыр, мөгаен.

Нык кысып кочаклаган
Мөхәббәте көчле булганга.
Чиксез бәхетле ул,
Үзенә дус тапканга.

Малайдан да бәхетлерәк
Кочакта яткан песәй.
Колаклары бөкләнгән,
Күзе кысылып беткән.
Үзе көчкә тын ала,
Ләкин барсына да риза,
Риза, риза барсына,
Тик яратсыннар гына.

Шул кадәре кәнагать ул,
Аңа башка берни кирәкми.
Назга сусаган бит ул,
Кемнең яратыласы килми?

Олы йөрәкле малай
Пошымсыз үтә алмаган.
Кемдер ташлаган песәйне
Алып кайткан урамнан.
Песәйнең киләчәге
Ышанычлы кулларда.
Без дә мәрхәммәтле булаек
Дүрт аяклы дусларга.

Гузель Идрисова   05.07.2022 11:08     Заявить о нарушении