Индийский фильм. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122063003087
Бүген көтү куганда
Таралды авылга хәбәр.
Клубта кино була кичен,
Индиядан җибәргәннәр.
Эчкә шатлык йөгерде,
Куңел җырлап җибәрде,
Юкка чыкты начар кәеф,
Көн бәйрәмгә әйләнде.
Көтүче Файзылгаян
Җитди кисәту алган:
"Көтүне бүген кичен
Алып кайт вакытында.
Сыер савырга өлгермәбез,
Соңга калдырма безне,
Кино көтеп тормый,
Аның бар үз сәгате".
Төтен килеп тә чыкты
Мунчалар мөрҗәсеннән.
Мунча кереп, чистармыйча,
Кинога бара мени кеше.
Гүзәл затлар бизәнде,
Көчле затлар кырынды.
Киенешеп аллы-гөлле,
Халык клубка агылды.
Ә урамга тәмле булып
Хушбуй исе таралды.
Клуб кеше белән тулды,
Сыймаганы тәрәзәдән карарга
Шатланып риза булды.
Күтәренке куңел, кәеф яхшы,
Сөләшәләр бар да көлешеп.
Һинд көен ишетүгә
Кинәт шым булды барсы.
Өч сәгатькә һәркем югалды
Артистлар арасына кереп.
Онытылды дөнья мәшакате,
Борчулы уйлар, хисләр.
Нәрсә дә соң фильм сере,
Ник аны яраталар?
Мөхәббәт турында бит ул,
Кем соң аңа сокланмаган,
Мөхәббәтне күреп кем туйган?
Эх, бар иде бит заманалар...
Кино шатлык китергән чаклар,
Кабатланмый торган вакытлар,
Һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
Өлгерегез вакытында тотып
Калырга бәхетле минутлар.
Гузель Идрисова 11.08.2022 11:25 Заявить о нарушении