Картлыгыма яздым эле хат,
Ялгыз кичнен озынлыгын улчэп
Картлыгыма яздым эле хат.
Картлык житкэч беркемгэ рэнжемэ
Аша-эчтэ син тик кенэ ят!!!
Беркайчан ойрэтмэ беркемне дэ
Ничек итеп доньяда яшэргэ
Хак булсада синен сузлэрен
Акылынны сатма кешегэ.
Узен яшь чагынны искэ тошер
Ничек тормышынны боздылар
Хичбер кирэкмэгэн кинэш белэн
Синен язмышынны яздылар...
Ярдэм итэм, диеп озгэлэнмэ
Ярдэм сораучылар булмаса
Узма беркемнен дэ ой туренэ
Ачык йоз курсэтеп тормаса.
Саулыгына хич зарлана курмэ
Бел кадерен биргэн саулыкнын
Акча житми , диеп озгэлэнмэ
Кадере юк, кайчак байлыкнын.
Балалардан изгелеклэр котмэ
Булмый игелексез балалар
Бар доньяда уз балаларына
Гомергэ рэнжегэн аналар!!!
Беркайчан да уз тормышларынны
Урнэк итеп куйма кешегэ
Мин куп кургэн,барын белэм,диеп
Уз акылынны булмэ беркемгэ...
Мине оныклар санламый,диеп
Зарланмачы курше-кулэнгэ
Уз гаебен хэркем узе таныр
Анлар, синен яшькэ житкэндэ...
Яшэрэм, дип битлэренэ дару
Тидерэ курмэ хаттэ ялгышта
Сэяхэт ит, кур син матурлыкны
Кагыла курмэ берук каргышка!
Кон саен син козгегэ кара да
Саулык телэп кыл догаларын
Уз яшендэ чибэр булып калчы
Ашама чит ил даруларын...
Вакыт бара олгерергэ,диеп
Кума син тормышнын артыннан
Жанын нэрсэ тели шуны эшлэ
Алып аша торма хакыннан.
Уз юлыннан атла салмак кыына
Уз-узенэ эле кирэксен
Сине курми утеп киткэннэргэ
Бары саулык кына, телэ син!
Кеше булып кал син, ни булсада
Тормыш дэвам итэ, яшисен
Бик куп эле башланмаган эшлэр
Аларны бар синен эшлисен.
Уз-узенне хичтэ гаеплэмэ
Тормыш юлын ничек утсэндэ
Балалардан котмэ бернэрсэ дэ
Инде гомер козен житсэдэ!
Мин хатымны шулай тэмамладым
Бэлки эле укыр, бик куплэр
Разый булып яшик тормышларга
Аяз булсын тормышта куклэр!
Свидетельство о публикации №122062605375