Суытмыйк сукмакларны,
Аера, кавыштыра куплэрне
Эх озмэскэ иде араларны
Коннэн-кон нечкэргэн жеплэрне...
Салкын керэ туганнар арасына
Элеккедэй дуслар очрашмый
Биклэнгэнбез ишек артларына
Хаттэ якыннар колач ачмый.
Бер туган арасы ераклаша
Кая ашкынабыз, кем белэ
Без бит бер карыннан яралган
Менэ шушы бэгырьне телэ!
Эти-эни кадере бетте хазер
Килеп кургэн хал белешкэн юк
Эти-эни хакын сакламыйча
Эллэни унышка ирешкэн юк.
Эби-бабай озелэ оныклар,дип
Бер курергэ интегэ алар
Нэрсэ житми, ник шулай яшибез
Нечкэрэ шул жеплэр, аралар.
Гомер елгасы туктамый ага
Без устергэн балалар картаер
Буген оянда син ни чэчэсен
Тормыш кырларында шул булыр!
Туган якта коткэн энилэрнен
Эрну булып тама куз яше
Риза-бэхиллеген алмый кала
Ананын табып баккан жимеше
Еллар утэр, яшьлэр олыгаер
Хэркемне дэ котэ козлэре
Сиздермэсэ, эйтмэсэ дэ сагыштан
Яшькэ чылана шул кузлэре.
Чэчлэргэ чал тошэ, мангайда сыр
Булмый хазер аны узгэртеп
Ак юл итеп салыйк иман нурын
Яшик без мэрхэмэт курсэтеп.
Йомшак кунеллелэр куп доньяда
Намуссызы жирдэ житэрлек
Ярдэм итэ кайчак чит-ят кеше
Туганыннын исе китэрлек.
Ничек яшэу хэркемнен уз эше
Тик онытмыйк ходай барлыкны
Саулык кирэк, кайчак кон эчендэ
Югалта куплэре байлыкны.
Корыйк остэл,жыеп туганнарны
Онытмыйкчы туган якларны
Гомер тик бер, ике тугел шул
Суытмыйк зинхар сукмакларны!!!
Свидетельство о публикации №122052904768