У меня на лбу отцовская линия
Мне 7-8 лет. Зима была холодная, в деревнях были особые зимние дни, снега всегда много, дороги узкие.
Сегодня меня разбудил отец, нам нужно было сходить в магазин. Он оделся в тулуп, повесил свой вещевой мешок на плечо ( это был его мешок, с которым он ходил в продуктовый магазин), я оделась в свое в синее пальто, но не смогла найти своих варежек...У моего отца на голове была шапка, а у меня на голове была небольшая шаль для девочек, связанная из кроличьего пуха...
Я маленькой рукой сжала руку отца в большом колючем шерстяном рукавичке, отец вытягивал вперед палку белого цвета (то ли железную, то ли костяную)...мы отправились в путь.
Пройдя вдоль забора, по узкой тропинке переулка добрались до большой дороги...
Я с детства любознательный ребенок, смотрю на чистое блестящее нежное и голубое небо, а облака похожи на белоснежные холмы, и что-то рассказываю отцу.
В это время неожиданно на дороге появляется огромная черная птица, похожая на чудовище...Моя маленькая рука летит в сторону, оставляя большую ладонь моего отца...
Я помню и сейчас, что лежу на снегу и ищу в воздухе черную птицу...Оказывается, глаза души отца все это время искали меня..."Доченька, доченька! Дай руку, ты где ???"...на снегу лежит мой отец...Но почему-то снег покраснел...Тогда я почувствовала на лбу белую палочку моего отца, которая была очень холодной...
"Папа!!! Я же здесь, рядом - мы же лежим на снегу!".
Я не плакала, я смогла встать на ноги, но папа почему-то лежал и стонал ...Я со страхом снова посмотрела в воздух,чтобы увидеть ту огромную птицу, но там не было даже воробьев...
На большой дороге, ведущей в магазин, внезапно исчезли и люди...
Я стянула с головы шаль свою маленькую, мои распущенные длинные светлые волосы защищали меня от ветра...моя холодная маленькая рука погладила лицо моего отца, после чего он заплакал.
- Доченька, Жемчужинка, держи меня за плечо, детка, - прошептал отец.
Я обхватила папино порванное плечо шалью и крепко обняла его, папа помогал мне...Взяв со стороны белый снег, я почистила папин тулуп, вытерла его лицо, но мои руки ничего не чувствовали...в тот день было холодно...
Тихо шагнули мы обратно в сторону дома, в переулок. Папин посох уже в моей руке, папин мешок -в моем сильном плече...
Мама-инвалид встревоженно встретила нас, но папа улыбнулся и не заплакал...помоги раздеться, милая...
Мать перевязала его целебными руками, смыв кровь с отцовского плеча и прижав чистой тряпкой.
Спустя неделю кто-то пришел к нам с извинениями. Отец очень благодарил этого человека за то, что он его нашел, а ведь в селе мой отец был единственным слепым Нурисламом!..
С детства я не умела жаловаться, поэтому шрам на лбу моем никто не заметил. Видимо палка моего отца защитила меня от той этой злой черной птицы...
В настоящее время, мне кажется линия на лбу охраняет меня от людей, похожих на ту черную большую птицу и ведет мою судьбу от черного к белому.
Я сегодня твердо верю, что мои стихи станут той великой силой, которая позволит привлечь сердца и души людей к чему-то доброму и светлому.
(в действительности, черная птица оказалась грузовой машиной, которая сбила нас с отцом, порвав плечо отца и оставив след на моем лбу...)
Яблоня, которую посадил мой отец.
Яблоня, посаженная отцом,
Росла-крепла вместе со мной,
На счастье, расцвела в конце концов,
Отец полил святой водой!
Несмотря на ветер порывистый,
Она не гнулась- не сдалась.
Папа страж ростка ежеминутный,
Она в цветах- не поддалась...
Пришла осень, я уж подросла
Не успела пошевелить-
Покатилось яблочко-мечта!
Папа не видит как бежит...
Покатились яблоки алые,
Папочка, с яблони твоей...
Райские любимые малые,
Жаль, папа не видел радости моей...
( этот стих был написан давно как и сам рассказ на татарском языке, сегодня я решила преподнести моим дорогим людям их на русском языке).
Свидетельство о публикации №122022207108
Шушы хикәямдә кешеләргә, сәләтле сукыр әтием, Бөек Ватан сугышының беренче группа инвалиды Нурислам Зиннуров Нурислам улының бер көне (булган хәл) турында сөйләргә телим.
Миңа 7-8 яшь. Кыш салкын иде, авылларда бит кыш көннәре үзенчәлекле, кар һәрчак күп, юллар тар.
Бүген мине әтием иртәрәк уятты. Әти үзенең әни теккән тышлы тунын киде, җилкәсенә баулы капчыгын асты ( ул аның азык-төлек кибетенә йөри торган капчыгы иде), мин- зәңгәр бөртекле пәлтәмне кидем, тик бияләемне таба алмадым...Әтиемнең башында бүрек, ә минем башта кечкенә генә шәл кисәге иде...
Мин кечкенә кулым белэн әтинең зур кытыршы бияләйле кулын кысып тоттым, әти ак төстәге (әллә тимер, әллә сөяктән эшләнгән) таягын алга сузып...без юлга чыктык.
Койма буеннан узып, тыкрыкның тар сукмагыннан олы юлга килеп җиттек...
Мин кечкенәдән кызыксынучан бала, чиста ялтыравыклы кар һәм зәңгәр күккә карап атлыйм, ә болытлар ак кар калкавычларына охшаган, диеп, әтиемә нидер сөйлим.
Бу вакытта көтмәгәндә юлда усал җәнлек кебек үкереп зур кара кош пәйда була...Минем нәни кулым әтиемнең зур бияләен калдырып читкә шуып оча...
Мин карда ятып, hавадан кара кош эзлим...Әтиемнең күнел күзләре шул вакыт мине эзли икән..."Кызым, кызым! Бир кулыңны, син кая???", диеп кар өстендә ята минем әтием...Тик никтер ап-пакъ карлар кызарган...Шулчак тойдым маңгаемда әтиемнең ак таягын, ул бик салкын иде...
"Әтием!!! Мин бит монда, синең янда- без ятабыз бит карда!". Мин еламадым, мин тордым, тик әтием ыңгыраша никтер...И, толыбын бит ерткан теге усал зур кош...Мин сагаеп кабат карадым hавага, тик анда hәтта чыпчыклар да юк иде...
Кибеткә илтүче олы юлда, кешеләр дә кинәт юкка чыкты...
Мин башымнан шәлемне тартып салдым, үрелмәгән озын чәчләрем мине җилдән саклады күк...салкын нәни кулым әтиемнең битен сыйпады, ник соң әтием елады шул вакыт?
-Кызым, энҗе бөртегем, җилкәмнән тотып торгыз, балам, диеп, пышылдады әтием.
Әтиемнең җилкәсен шәлем белән урадым да, кысып-кысып кочакладым, әтием миңа ярдәм итеп торды тартышып...Читтән ак кар алып мин этинең тунын чиcтарттым, битен юдым, тик кулларым берни тоймады минем...салкын иде ул көн...
Салмак кына атладык без кире өй ягына, тыкрыкка. Әтием таягы инде минем кулда, әтием кулы минем көчле җилкәмдә...
Гарип әнием куркып безне каршы алды, тик әтием елмаеп еламады, таеп китте таяк диеп...салдыр тунны, карчык, диде.
Әнием шифалы куллары белән, әтиемнең уелган җилкәсеннән канын юып, чиста чүпрәк белән кысып бәйләде.
Бер атналап вакыт узгач, кемдер килгән безгә гафу сорап.Әтием шул кешегә зур рәхмәтләр әйтте аңа эзләп тапканы өчен, ә бит авылда әтием бердән-бер сукыр Нурислам иде!..
Кечкенәдән зарлана белмәдем, шуңа күрәдер минем маңгаемдагы сызыкны беркем курмәде. Әтием ахры таягы белән теге усал кара кошны куган...
Бугендәген әтиемнең сызыгы саклый кебек кара коштай кешеләрдән...язмышымымның кара юлыннан ак юлга өнди.
Әтием истәлегенә минем шигырьләрем кешеләрнең йөрәкләрен, күңелләрен җәлеп итү мөмкинлеген бирә торган бөек көчкә әверелер диеп ышанам.
Әтием утырткан алмагач.
Әтием утырткан алмагач
Минем белән бергә үсте,
Бик сөендек чәчәк ул аткач,
Алма көтеп сулар сиптем!..
Кайчак ачулы җил узсада,
Сыгылмады ул, сынмады.
Әтием назы торды сакта-
Ак чәчәкләр коелмады!..
Көзләр җитте,мин инде үстем
Өлгермәдем дә селкетергә...
Алма тәгәрәде, әтием!
Калды шул мизгел хәтердә!..
Алсу алмалар тәгәрәде,
Әтием алмагачыннан.
Алмаларын әти күрмәде,
Уйга калып моңнарыннан...
Фойгт Энзе 23.02.2022 15:17 Заявить о нарушении