Бирсэн иде ходаем

Ходайкаем кунел тынычлыгы
Бирсэн иде жирдэ хэркемгэ
Атса иде алсуланып таннар
Шатланып яшэрлек хэр конгэ.

Бирсэн иде коч жирдэ яшэргэ
Шокер итеп тапкан малларны
Сабырлыклар булсын кунеллэрдэ
Тыныч яшэтерлек жаннарны.

Бирсэн иде барчабызга саулык
Кеше кулларына калмаслык
Жиде саныбыз берук исэн булсын
Урын ослэрендэ ятмаслык.

Туганнар, якыннар бу тормышта
Тик бэхеттэ гомер кичерсен
Яхшы ан бир, уз акылын белэн
Сонгы козебезгэ житкерсен...

Кояш колсен куктэ безгэ хэрчак
Тонге куклэрдэ йозсен аем
Ялгышкан чакларымда булгандыр
Кичерэ кур мине ходаем!

Хэркем узе тапкан халэл малнын
Рэхэтлэрен куреп яшэрлек
Хонэребез тик шатлык китереп
Яраткан эшлэрдэ эшлэрлек.

Булсын хэркемдэ дэ момкинчелек
Дус-туганга ярдэм итэрлек
Тапкан балаларны тэрбиялик
Картлык житкэч ярдэм котэрлек!

Кунеллэргэ иман нурлары бир
Бу тормышны матур итэрлек
Гонах жыймый яшэп жаныбызга
Гомер козлэренэ житэрлек.

Саулык, шатлык, бэхет иллэрендэ
Телимен яшэргэ барсына
Буген мэрхэмэт курсэтеп яшик
Барасы бар ходай каршына...


Рецензии
Не совсем понятно. Текст вперемешку. Надо хотя бы текстовым переводом, без рифмы, главное суть!

А здесь не понятно ни суть, ни смысл, ни перевод.

С добром!

Ильгар Сахратов   20.04.2022 21:14     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 3 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.