Барсынада кайгырам

Кайгырам, нигэдер кайгырам
Ерактагы кызым очен
Апаларым, туганнарым очен
Уйлап йорим дэ тагын кайгырам.

Берэр телэк утэлмэсэ
Курше эби жутэллэсэ
Янгыр яуп,карлар яуса
Нигэдер тагын кайгырам.

Гомер уткэнгэ кайгырам
Тормыш теткэнгэ кайгырам
Йоклап туймасам кайгырам
Йоклап калсам да кайгырам.

Иртэ торсам, иртэ ятсам
Якыннарымны озатсам
Озак котеп, тузэлмэсэм
Нигэдер тагын кайгырам

Яна еллар килеп житсэ
Туган конем узып китсэ
Тигез урында абынсам
Яшь чакларымны сагынсам.

Кирэгенэ дэ кайгырам
Кирэкмэскэ дэ кайгырам
Йорэгемне телеп телеп
Кайгыларга тузеп торам.

Кунелемдэ кондэ буран
Кайгыдан кайгы тудырам
Уйлап уйлап йори йори
Шулай гомер уздырам.


Рецензии
Кайгырмагыз!🌷🌼🌷

Майя Расказова   14.04.2022 14:15     Заявить о нарушении