Картаерга телэмим

Картаерга бер дэ телэмим
Сыеклансада комеш чэчлэрем
Жиерчык сырлары картайта дип
Кирэкмэс юк башта уйларым.

Картаюнын килгэне бэхет булыр
Ятканда бисмилла укысан
Елмайсан кояшка иртэн торып
Кунелен белэн бар эшкэ тотынсан.

Ходай биргэн рэхмэтлэрен татып
Уз устергэн ризыгынны ашасан
Кон уткэч йомаш тушэклэргэ ятып
Уз йортында тыныч йокласан.

Картайганны син бер сизмэссен
Уз кочен белэн эшлэп йорсэн
Куршелэр белэн исэнмесез диеп
Ачык йозен белэн гел эндэшсэн.

Ходай булсын синен кунелендэ
Дэртмэнен йорэктэ  сунмэсен
Фэрештэлэр сина телэк биреп
Хауп хэтэрлэрдэн сакласын.


Рецензии