Эле яз ж, итмэгэн...
Исбатлап хаман да кыш барын.
Лэкин, март болытын ерып, кояш
Сибэ колэч, ж,ылы нурларын.
Эле ж,ирдэ тошенкелек - патша,
Тынлык - хаким, тослэр икенче,
Лэкин кичэ мине сэламлэгэн
Бер кош чутылдавын ишеттем.
Шагыйрь дэ шул: сынмый,бирешмичэ
Тупаслык, мэкерлек – барсына,
Кун,елендэ чэчэклэр шыттырып,
Дусларына голлэр тапшыра.
«Менэ шигырьлэрем, куаныгыз,
Кемгэ мон,су, кемнэр кушеккэн,
Йорэклэрегезгэ бэхет сен,сен,
Сагыш чыгып тайсын ишектэн»!
Эле яз ж,итмэгэн: агачларга
Каткан вак-вак бозлар ябышып.
Тик кун,елдэ шигырь ж,ылысыннан
Хислэр тулышалар ярышып!
04.03.2021 ел
Свидетельство о публикации №121030404736