Котлы булсын яз бэйрэме!

Дорогие женщины, свои стихи-поздравление на татарском языке посвящаю матерям, бабушкам, сестрам, тетям, всем читательницам.
Главная страница сайта не поддерживает татарские буквы, поэтому стихотворение вынужденно размещаю в разделе "Рецензии".
За причиненные неудобства простите! Заранее благодарю всех за чтение, за комментарий. С любовью, автор Танзиля Амирхан.


Рецензии
Котлы булсын яз бәйрәме!

Котлы булсын бәйрәмегез сезнең:
Әниләр, әбиләр, апа, сеңелләр!
Тылсымлы кояш нурлары аша сезгә,
Тапшырам үземнән кайнар сәләмнәр.

Җир-анабыз уянды сезнең хөрмәткә,
Ялкынлы кочагында өретә карларын,
Аланларны бизи буләк итеп һәркемгә,
Юмарт сибеп сихри умырзая чәчәген.

Яз бизәге нечкә билен күккә сузып,
Елмая кояшка җилпетеп чәчләрен.
Сезнең куңелегез шул чәчкәдәй балкып,
Сүнмәс бәхеткә ия булсын һәрчагын.

Дога нурлары юлыгызны яктыртсын,
Җырлар көйләсен кышлар сезләргә.
Күркәм балаларыгыз саф күңел белән
Ярдәм кулы сузсыннар олы-кечегә.

Яз бәйрәмен кадерләп кояш көлә,
Җилләр белән шаярып куа бозларын,
Бозлар белән кусын барча хәсретләрне,
Киләсе тормышка иңдереп ышаныч.

Матур чәчкәләр буләк итәр күңелем
Һәр хатын-кыз түренә бәйләп бәйләм,
Чәчкә сулгач борчылырсыз, шикләнәм!
Бәлки шиңмәс йөрәгемнең шушы буләге.

04.03.2021.

Кайнар сәләмнәр белән, автор Танзиля Амирхан.

Танзиля Амирхан   14.12.2021 00:27     Заявить о нарушении