Сезнен, дулкын ул - тик сезнен, дулкын!
Эйе, буыннар ул кадэр ук сыгылмалы булмасалар да, аяклар кая тели шунда гына бара. Кемгэдер ихтирам йозеннэн яки чакырдылар дип телэсэ кая йору юк хэзер... Кызык булмаса, синнэн бу визит куп энергия талэп итсэ, бармыйсын,. Уз-узен,не кочлэу, акланулар бетте. Тыныч кына "юк" дисен, дэ, чираттагы китабын, битен ачасын,.
Мода, стиль кебек эйберлэргэ ихтирам, оригиналь костюмнар яки кулмэклэргэ игтибар, салоннарга даими визитлар калды, элбэттэ... Тик киемнен, дэ комфортлысын гына сайлыйсын,.
Эшлэмэу авыр. Коч барда, аллага шокер, ничек кемнэндер котеп утырасын,? Ихтыяж, зур, барысы да кирэк. Хэтта суны да сатып алабыз эчэргэ. Балаларга, оныкка булэклэр дэ алыштырасы килэ.
Альцгеймер янамый: информация кочле, аны тиз, вакытында хэм дорес булэргэ генэ кирэк. Димэк, баш мие бала-чаганыкы тугел, эшли, хэтер начарланмый.
Медицинанын, яхшысы тулэуле хэзер. Пенсия акчасына дэвалану момкин тугел. Табиблар дэ Ижевсктан, Уфадан килеп карый. Массаж, яхшы дарулар кыйммэт тора...
Дару дигэннэн, даими дару эчеп тору да кирэкми. Дэваландын, курс алдын, - ж,итэр. Димэк спорт, бассейн, чан,гы, массаж хэм башкалар даими булырга тиеш. Тик менэ монысына инде вакыт ж.итми. Димэк, ял коннэрен кубэйту, узаллы бизнеска кучу ягын караргадыр. Монын, очен башта ойдэ комфорт булдыру яхшы. Бу да очсыз тормый, билгеле. Димэк, пенсиягэ иртэ;.
Кайвакытта эч пошып куя. Монысын да безнен, яшьтэ узен,э рохсэт итэргэ момкин. Нигэ дигэндэ, элек батырланып кор, кутэренке кун,ел имитациялэп йори идек. "Мин нык, дэртле кеше", янэсе. Лэкин кешедэ тойгылар, хислэр киму ул бит табигый хэл. Аны тузан-фэлэн сортеп, тэмле азыклар эзерлэп, телефонга ж,авап бирмичэ, якын кешен, белэн чэй эчеп уткэреп ж,ибэрергэ кирэктер дип уйлыйм... Шулай булмаса, ничек уз хэлен,э кайтырга сон,? Эмоциялэрдэн кеше бик арый! Энергия ул мэн,ге кимеми торган нэрсэ тугел...
70 яшькэ эле иртэрэк, лэкин кеше бу яшькэ якынлашканда узен юк-барга ышану, ж,эмгыять шаблоннарына туры килергэ тырышу, артын,да оргэн усал теллэргэ игтибар иту кебек ирекне чиклэгэн эйберлэргэ токереп карарга ойрэнергэ тиеш... 60 та ук ойрэнергэ! Синен, психологик сэламэтлеген, тик синен, кулын,да! Бу кирэкмэгэн эйберлэрне табигать, иж,ат, синен, дулкында булган кешелэр, балалар бик яхшы алыштыра.
Безнен, яшьтэ балаларга нотация укудан бик сакланырга кирэк. Алар барыбер авырлыкларны ж,ин,еп, уз хаталарын узлэре тозэтеп, бер-берсе белэн монэсэбэтлэрен даими ж,айлап, акрынлап яшэргэ ойрэнэлэр. Аларга комачауламау зарур.
Эйе. 60 яшьтэ дэ узен,дэ бик куп файдалы сыйфатлар тэрбиялэу кирэк. Бу яшьтэ бит сиземлэу бик кочле. Кеше купме генэ син,а дус, синен, ярдэмчен, булып куренергэ тырышмасын, анын, усаллыгы, сине курэ алмавы барыбер сизелэ. Димэк, эчен,дэ тотма! Сизэсен, икэн, белдер! Син,а чокыр казучыга бэреп эйт! Белми икэн дип тыныч кына казып ятмасын. Хэрбер яманлыкка каршы яманлык табып була... Уз-узен, хэм кешелэр белэн гармониядэ булуга ни ж.итэ! Кемнен, кемлеген белеп, син,а зарар ясаучыдан читтэ булу, кешелэргэ гел яхшылык кына эшлэргэ тырышуга ни ж,итэ!
Алтмыштагылар аралашуны бик онэмилэр, мон,а бушка вакыт уткэру дип карыйлар. Аралашсалар да бик сайланып кына, узенэ ошаган, якын кеше булса гына...
Кайнанамны искэ тошерэм... Мэрхумэнен, хаталары бик куп иде шул... Кочен кирэкмэгэн кешегэ сарыф итэ иде... Шулардан ук начарлык курер иде... Тегелэре анын, беркатлылыгын куреп, анын, белэн файдаланалар, аны котырталар иде. Анын, ышанучан икэнен куреп, узлэре телэгэн эйберне кун,еленэ салалар иде... Кайнанам нык картайгач бу бигрэк тэ артты.... Ярый анысы, бу кешелэр узенен, курэсен кургэн... Эйтэсем килгэне шул иде. Кайнанам бит минем бик укымышлы, акыллы кеше булды... Невропатолог, кеше психикасын бик яхшы белгэн кеше иде ул. Ул мине бик куп эйбергэ ойрэтте. Ин, беренче, яшен,нэн курыкмаска! «Плевать хотела я на возраст! Не надо бросаться истерично перетягивать себе лицо в желании остановить молодость... Не остановить то, что всё равно уйдёт, как не хитри...». Анын, белэн сойлэшеп утыру, уземнен, бэлешлэремне мактатып, анын, белэн чэй эчу - узе бер лэззэт була торган иде. Анын, кайбер сузлэрен тын,лап, мин картайгач нинди булырга икэнен ан,ладым ...
Гомумэн, УМЕНИЕ БЫТЬ СОБОЙ (мин бу сузнен, татарчага тэрж,емэсен матур итеп эйтэ алмыйм) - бу уз-узен,не ихтирам иту, яратуга тигез. Эгэр син узен,не табигый тота аласын, икэн, син,а кеше дэ ышана, тартыла... Бигрэк тэ балалар.... Алар бит ин, чиста кун,елле ж,аннар...
Узегезнен, дулкында гына тибрэлегез, дусларым! Сезне кеше дулкынына кертергэ тырышып сезгэ лекция укучыларны тын,ламагыз! Сезнен, дулкын - ул тик сезнен, дулкын!...
20 февраль, 2021 ел
Свидетельство о публикации №121022001820