Тишек

Тырышып та тирбэлэп карыймын
Мина дигэн бэхет бишеген
Эллэ кузем бердэ курмиме икэн
Бишегемдэ барын тишеген.

Эллэ мина гына дигэн микэн
Бишеклэрне ямап йорергэ
Бэхет учыма килеп тошми шул
Бер кемдэ телэми бирергэ.

Ходайда курми озак тора шул
Эллэ картайганнары житкэн
Эллэ узем белэн бергэ олагая
Белмим инде - тубэсе киткэн.

Эллэ уземдэ ме икэн зыян
Кирэктер кыюрак булырга
Э мин хаман кешечэ яшим дип
Тырышам гонахларны тыярга.

Бер кемне дэ кыерсытып йормим
Гонахларым Ходай кулында
Кон саен бисмиллаларны укып
Сэлэмэт телимен барсына

Яшлэргэ телимен тыныч донья
Хауп хэтэрлэр курми йору
Туганнарыма хэм дэ дусларга
Ходай чакыргач уз йортында улю.

Туфракларын Ходай кабул итсен.
Кунеллэре булсын жэннэттэ.
Ходай биргэн безгэ афэтлэр
Эйлэнсенлэр барсы бэхеткэ.


Рецензии