Бэхетле мин саф иманым белэн

Дусларым!
Якынлашып килгэн Ян,а еллар белэн сезне тагын да!
Хэере белэн килсен ян,а еллар! Кун,еллэрдэ иман нурын гына арттырыйк, берук! Бу шигырем ян,а ел телэге булып барсын кун,еллэрегезгэ!
Кадерле якташларыма сэлам!!! Аларнын, игелеген куреп, яхшы сузлэрен ишетеп торам! РЭХМЭТ!
Лайкларыгыз очен, шигырьлэремне укып барган очен дэ рэхмэт. Мин,а жибэргэн шатлыкларыгыз узегезгэ мен, бэхет булып кайтсын!
Атлап барган юлым бары сукмак,
Гел  хэтфэдэн генэ эзлэрем.
Сукмагымны кин,эйтмэдем бер дэ,
Тар юллардан бэхет эзлэдем!

Матурлыкны куып, донья гизеп,
Читтэн бэхет эзлэп йормэдем.
Уз илемдэ гомер кичердем мин,
Туган яктан хич тэ бизмэдем!

Бай сарае булмаса да йортым,
Нурлы, ямьле, йомшак турлэрем.
Шатлык-кайгым уртаклашыр очен
Яннарымда бар уз  тин,нэрем.

Аяк чалучыны  сэламлэдем
Яшь аралаш, тик сер бирмэдем!
Башым эйлэнмэде байлыклардан,
Алтыннын, кыйммэтен курмэдем.

Тик уз иттем газиз бер Алламны,
Иман белэн тулган коннэрем,
Тормышыма шокер итеп яшим,
Шау чэчэктэ гомер голлэрем!

Бар да ж,итеш, зарланыр сэбэп юк:
Олешкэ  тигэн комешлэрем.
Дошман кыерсытса, тар-мар итэр
Гайрэтем бар эле, кочлэрем.

Бэреп эйтэм, гафу, холкым шулай:
Бик туры шул  эйткэн сузлэрем.
Гэрчэ кеше язмышларын таптап,
Астыртын эш эшлэп йормэдем.

Бэхетле мин саф  иманым белэн,
Кафер сизми  бэхетнен, тэмен!
Бу тормышны шашып яратуда,
Ож,мах нурын курэм, дин гамен!


27 декабрь, 2020 ел


Рецензии
Рамиля 🌻🌺🌹
Рэхмэт, Римма! Бик дорес сузлэр! Туры эйткэн туганына ярамаган дисэлэр дэ, дореслек барыбер упкэлэтми. Еллар узгач булса да туры эйтелгэн сузлэр белэн килешэсен
Класс! 1

Rimma С Тответила Рамиле
Рэхмэт, Рэмилэ. Яши-яши барыбыз да шул дореслеккэ килэбез... М. Булгаковнын, сузлэре искэ килеп тоште: "Вторая свежесть — вот что вздор! Свежесть бывает только одна — первая, она же и последняя. А если осетрина второй свежести, то это означает, что она тухлая! ". Шул дореслек турында инде...😊

Римма Сагадеева   03.04.2021 13:15     Заявить о нарушении