Шомланыйммы эллэ шатланыйммы?
Инде козлэр белэн авырган.
Далаларда кипкэн печэн исе,
Э ж,иргэ мон,сулык сарылган.
Кук гуя кояшта ун,ган тосле,
Аска тошкэн калын болытлар.
Ж,илкэн тосле тоссез болытларда
Салкынлык хэм ян,гыр исе бар.
Кызу ж,эйлэрдэн сон, эле хава
Суынмаган, сибэ ж,ылысын.
Кояшнын, да чырае бик ачык,
Лэкин тоннэр салкын, ваемсыз.
Хаваларда ыгы-зыгы, чыр-чу:
Эзерлэнэ кучмэ кошлар да,
Мон,су торкемнэргэ ж,ыелышып,
Туган якны ташлап очарга.
Шомланыйммы эллэ шатланыйммы?
Табигать узгэреш кичерэ.
Анда булган хэрбер эверелеш
Ж,авап булып чагыла кешедэ.
25 август, 2020 ел
Свидетельство о публикации №120082507527