Табигый, саф хис ул - балачак...
Мон,су катыш бэхет кичерэм.
Колкэй кебек йогереп йоргэн чакны
Эле дэ куз алдыма китерэм.
Илдар, Илфат, Фаиз, Лэюзэлэр ...
Без чордашлар, без бер урамнан...
Лаяштынын, салкын чишмэлэре
Безне устергэн хэм сугарган.
Таллыкка китэ идек, яз-жэй ж,итсэ,
Кузгалак, какыга, борчакка.
Нэрсэ уссэ, шуны ашый идек,
Бар да сыйды нэни корсакка.
Ул таллыкта тавык фермасыдыр,
Ан,а купер аша узасы.
Шунда чакырып чэй эчерде безне
"Юдэ белэн Лузэ апасы".
Кадерлэп устерде хэм саклады
Бишегебез, туган ж,иркэйлэр,
Иректэ устек без, иркэлэнеп,
Уртак иде хэтта эн,кэйлэр.
Уртак иде йорт-кура буйлары,
Уртак булды апа-абыйлар...
Кая керсэк шунда сыя идек,
Уртак иде сыйлар, табыннар...
Каз бэпкэлэре дэ уртак иде,
Уртак иде усал тилгэннэр.
Онытылып китеп уйнаганда,
Бэпкэлэрне алып киткэннэр.
Уртак булды эткэйлэр ясаган
Гади генэ елгыр таганнар.
Куклэргэ талпынып атынганда
Елтырый иде шэрэ табаннар.
Акмал тавы да гел уртак иде
Бергэ чана шуа торганы.
Хаман искэ тошерэм шул таудагы
Теземне кугэрткэн торбаны.
Сабый чаклар... Онытылмый алар
Инде гомер кышы ж,итсэ дэ.
Куплэребез субуллашмыйча да
Мэн,гелек сэфэргэ китсэ дэ...
Ан,ыбызда лаек урын алган
Табигый, саф хис ул - балачак!
Юлыбызнын, ахырына кадэр
Бу хис безнен, белэн барачак!
17 август, 2020 ел
Свидетельство о публикации №120081700414