Туй булэге
Стихотворение написала на татарском языке, разместила в разделе Рецензии, так как в этом разделе не воспринимаются татарские буквы.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.
Свидетельство о публикации №120081602497
Чын мәхәббәт көчен назлап,
Пар балдаклар бәйләсен мәңгегә,
Күктә өлгергән Никахыгыз нурлап,
Фатиха юлдаш итсен бәхеткә.
Ак күлмәктән бүген сөйгән кәләш!
Пак мәхәббәт китерсен арага.
Мәңге сурелмэсен күгегездә кояш,
Балкысын күңелегез яңа язларда.
Пар күгәрченнәрдәй матур гөрләшеп,
Оҗмах муллыгында узсын көннәрегез,
Мәхәббәт серләрен уртак берләшеп,
Тыныч булсын сөю мәхәббәтт төннәрегез.
Күркәм балалар көлүе тулсын,
Сандугач жыры күк-өегез түрендә.
Әти-әниләргә саф күңелегез булсын,
Догалары яңгырасың йөрәгегез түрендә.
08.08.2020.
Танзиля Амирхан 16.01.2021 00:20 Заявить о нарушении