Жомга коне мобэрэк булсын!
В Священном Коране говорится (смыл перевода): «Суббота дарована иудеям, воскресенье – христианам, а пятница – мусульманам".
В этом разделе татарские буквы не воспринимаются, поэтому стихотворение размещу в разделе"Рецензии".
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля Амирхан.
Свидетельство о публикации №120072404455
Һәр атнада җиде көн,
Арасында җиде төн,
Атлый сәгәть минутлары,
Тәгәрмәчтәй көннән-көн.
Хәйләкәр картлык көтә,
Бәйләнеп анда-монда,
Әҗәл кисәтеп китә:
"Мәңгелек түгел",- диеп дөнья.
Кунак бәндәгә ак дөньяда,
Бурычлы гомерләр кыска.
Куып мәшәкать шул арада,
Кыямәт көнен онытма.
Жиде көнгә бер җомга,
Атна дәвамында чутла,
Йөрәк җылысын шунда,
Аллаһы Тәгаләгә юлла.
Фарыз, сөннәт намазын-
Тапшыр тәсбих төймәләп,
Алдан киткән мәрхүмнәргә,
Кабат-кабат тирәләп.
Җомга догаларың аклар,
Дөньячылык гөнаһыңнан,
Туры фикерең паклар,
Җәһәннәм газабыннан.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен,
Мөбәрәк җомганың рәхәтен,
Күрерсең син мөгаен,
Үтәсәң-фарызыңны мөлаем!
24.07.2020.
Танзиля Амирхан 16.03.2022 18:33 Заявить о нарушении