Бэндэ белэн бэндэ арасы
Кон озыны эфир тавышы…
Берэулэргэ бу сузлэр гел газап,
Кемнэргэдер кун,ел сагышы.
Берэу очен ойдэ тору бэхет:
Бик тэтеми безгэ мондый наз.
Гаилэ белэн бергэ уткэн коннэр
Гадэти тормышта бик тэ аз.
Кем очендер ойдэ калу авыр:
Якын курмэгэнгэ якынын.
Кемдер бу доньядан рэхэт таба,
Читкэ сибеп йорэк ялкынын.
Шэхес белэн шэхес аралары-
Табышмак я катлаулы ребус:
Кем очендер мин йорэк ярасы,
Сер береккэн якын тугры дус.
Шуны яхшы анлыйм: кайберэунен,
Мин тормышта ин, зур табышы.
Мин кемнен,дер нэзберек бер голе,
Анын мэн,ге сунмэс кояшы.
Ул хэр конен безнен, очен яши,
Без дип яна, без дип уйлана…
Тормышымда терэк булган очен
Гомер рэхмэтлемен мин ан,а.
Тергезуче кояш ул мин,а да,
Таянычым, дустым, остазым.
Мин тоеп яшимен бу доньяда
Шул кояшнын, кимемэс назын.
Кем очендер бетмэс куаныч без,
Кем очендер кун,ел ярасы.
Бик ерак та, бик якын да, сузсез,
Бэндэ белэн бэндэ арасы.
23.04.2020 ел
Свидетельство о публикации №120071904140