Коч бир мин, а

 
Со священным праздником Курбан-байрам вас, друзья!Нет предела добру и постараемся нести друг другу это ДОБРО! Пусть эти строки, как наши молитвы,  звучат благодарностью Всевышнему, оберегающему и учащему нас!
Изге Корбан бэйрэме белэн сезне, дусларым!  Изгелеклэрнен, чиге юк, изгелеклэр кылырга иде!  Шушы шигырем Ходай тэгалэгэ рэхмэтем булып ян,гырасын!
Бу hэрберебез укый торган изге догалар,  hэрберебез тели торган телэклэр!

Коч бир мин,а, Ходай, эгэр ялгыш
Барган сукмагымны  ялгышсам.
Туры юлдан алып китче,  язмыш,
Гонах  кылсам яки абынсам!

Коч бир мин,а тормыш хаталарын
Тозэткэндэ, тузеп,  чыдарга.
Кыюлык  бир донья  ж,эфаларын
Какшамыйча, ерып   чыгарга.

Киртэлэр калыкса юлларымда,   
Коч  бир мин,а атлап чыгарга.
Мохтаж,нын, ялварган кулларына   
Бир момкинлек игелек сузарга.

Коч бирсэн,че залим гайбэтеннэн
Остен булып,  ж,ин,еп чыгарга.
Ерак булып уч вэ нэфрэтеннэн,
Кичерергэ, дэшми,  чыдарга.

Авыр нахак сузлэр ишеткэндэ,
Акыл -  тузеп, сабыр калуда!
Тормыш явызлардан кисэткэндэ,
Ачыклык бир, Раббым, ан,ыма!

Тупаслар агуын сиптергэндэ,
Мен, рэхмэт битараф калганга!
Вэхшилекне онытып, кичергэнгэ,
Ачыклык  керткэнгэ   ялганга.

Барчабызга тазалыклар сорыйм,
Рэхмэтен,нэн берук ташлама!
Шуны омет итеп, намаз юллыйм,
Хэрбер конем шулай  башлана!

Зурлаганын, очен рэхмэт, Ходам,
Рэхмэт саф булганга вожданым!
Биргэнен,э куанып, дога кылам!
Синен, белэн туа hэр тан,ым!

27 апрель, 2020 ел


Рецензии