Бар да дорес анда...
Мэктэбемэ, дуслар янына.
Башка юлны сайлар очен тугел,
Уткэннэрне генэ сагынам.
Кире кайтсам, рэхмэт эйтер идем
Хэрбер сукмак, хэрбер кешегэ,
Шул юлларны тагын утэр идем
Кермэсеннэр очен тошемэ.
Урар идем Чагыл урманнарын,
Бур тауларын, каен урманын,
Эулия чишмэлэрен, Базы буен,
Кужбахтынын, арткы урамын.
Еллар уткэн саен сагынамын
Яшьлегемнен, матур чакларын.
Сусыл тумгэклэрне сикереп узып,
Каенлыкка таба чапканым.
Сары умырзая чэчэклэре
Кабаттан яшьлеккэ чакыра.
Май аенын, матур коннэрендэ
Кун,елемэ тагын мон, тула.
Яшьлегемнен, ин, матур чаклары,
Уткэндэге ин, саф хислэрем!
Рэхмэт сезгэ , онытмыйсыз мине,
Бу уйларсыз мин сон, нишлэрмен?
Нишлэрмен мин искэ тошермэсэм
Ал яшьлекнен, матур коннэрен ,
Тэуге мэхэббэтем белэн бергэ
Жиханны бэхеткэ торгэнем?!
Ялгышлар юк, бар да дорес анда,
Кирэкмидер чит-ят сукмаклар !
Тик юксынам гына, укенмимен,
Газиз мин,а гузэл ул чаклар!
Кайтыр идем кабат яшьлегемэ,
Сызылып аткан яшьлек тан,ына...
Яшьлегемнен, матур мизгеллэрен
Кунеллэрем бик тэ сагына!
19.05.2020 ел
Свидетельство о публикации №120071902393