Ураза бэйрэме-Рамазан
Стихи написала на татарском языке, разместила в разделе "Рецензии", так как в этом разделе нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям! С уважением, Танзиля.
Свидетельство о публикации №120052404398
Кадерле дин кардәшләрем!
Ураза бәйрәмебез мөбәрәк булсын!
Иңдереп иман һәрбер күңелгә.
Өйләргә сый-хөрмәт килеп торсын.
Туганнар шатлыкта җыелсын түрләргә.
Җылы язлар-мәхәббәт гөлләрдәй,
Сөенеч китерсен барчабызгада.
Ниятләр, очар кош канатларыдай,
Өндәп барсыннар зәңгәр күкләргә.
Кояш нурлары колач йөзләрне,
Юмарт назласын-көлеп тылсымлы.
Изге гыйбадәтле-туры йөрәкләрне,
Кыямәттә көтсен оҗмах балкышы.
Аллаһы Тәгалә гөнаһларны аклап,
Китерсен муллык бөтен дөньяга.
Усал язмыш, хәсрәтләрдән саклап,
Тулы бәхет бирсен бик күп елларга.
24.05.2020.
Танзиля Амирхан 07.04.2024 01:45 Заявить о нарушении