Зикер кичэсе-Рамазан
Стихи размещены в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям! С уважением, Танзиля Амирхан.
Свидетельство о публикации №120052209628
Хәтеремнән чыкмый беркайчан.
Әллә таккангамы – дин тәртәсе,
Бала муенына яшь чактан.
Йөкламый идек көтеп сахәрне,
Чыжылдаган таба исләрен,
Зур гаилә белән сахәр ашап,
Саный идек Ифтар кичләрен.
Ураза тотканда – без балалар –
Ялгыш ни булса да ашасак,
Искә төшкәч, Аллаһка сыгынып,
Дәү әни укыта иде догалар.
Утыз көне Рамазан аеның,
Зур бәхет иде безнең гаиләдә.
Зикер киче җитәр алдыннан –
Мәшәкәтләнә һәркемдә:
Әниләр мавыга аш-су көйләп.
Ә балалар өс–баш җайлый,
Шул арада кашык чыңлатып –
Ифтар минутларын саный.
Уразаның ахыргы көнендә,
Ифтар булаларга бик моңсу,
Күрше, туган, дуслар җыелып,
Коръән, дога аятъләрен уку.
Кунаклар киткәнен көтәбез,
Ашыйсы килә түземсез,
Без шыпырт утырган урынны,
Кече энем сата иде мәнсез:
“Ай-яй! Карагыз, Мәзин апа
ике кәнфит ашады!", –диеп,
Әнигә кызыллык китерде,
Ә миңа каеш кидерде.
Кунак киткәч, корсак тулгач,
Тәгъбир тоңларга чыгабыз.
Урамнарны шау – гөр китереп,
Әйлән – бәйлән чабабыз.
Ә хатын–кызлар утыралар,
Җыелышып капка төбендә.
Айга карап яшь сөртәләр,
Чиртеп кыздырган симәнкә.
Соңырак – тутыра урамны,
Сихри тавышлы ир–заты,
Алар көйли Азан – Тәгъбирне,
Бәгыръ колларын өзеп каты.
Нигә шунда яшем тамганын,
Тик хәзер генә аңладым.
Бәхетнең узган минутларын,
Саный – саный картайдым.
Бәйрәм исләре, Зикер кичләре,
Нык тамыр җәйделәр йөрәккә,
Сулмас – шиңмәс дога хисләре,
Гомер кичерә минем күкрәктә.
22.05.2020.
Танзиля Амирхан 06.04.2024 14:47 Заявить о нарушении