Кадер кичэсе-Рамазан

Стихотворение посвящается Ночи Аль-Кадр (Ночь Предопределения).
Стихотворение написала на татарском языке, разместила в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.

С уважением, Танзиля.


Рецензии
Кадер кичәсе - Рамазан.

Кадер кичәсе җитте дин кардәшләрем!
Аллаһ Тәгаләнең юмарт көннәре,
Гөнаһларны кичерергә гафу сорап,
Бәндәчелек бурычын үтәү кичләре.

Изге кич тыныч – имин килер,
Җил давылларны кинәт туктатып,
Җир шары тынып гыйбадәт кылар:
Коръян, зикер, намаз тапшырып.

Сүлпән нурлар сибеп күктән,
Кояш елмаер таңнан тәрәзәгә.
Һичшиксез изге гыйбадәт бездән,
Мөрәҗәгать ителер Аллаһ Тәгаләгә.

Шиңдермичә әҗер – савап өметен,
Гамәлләргә ышаныйк туры күңелдән.
Безнең тәкъдир үзебезнең кулда,
Тик, чыкмыйк Аллаһ Тәгалә юлыннан.

19.05.2020.

Танзиля Амирхан   03.08.2024 18:45     Заявить о нарушении