Батырга дан
Из моей семьи участвовали в военных действиях дедушка и два дяди, которые не вернулись - погибли. Такое горе коснулось многих семей в России, надеюсь, молодое поколение не забудет своих героев. Вечная память Героям!
Стихотворение написала на татарском языке, разместила в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.
Свидетельство о публикации №120040111540
Алгы сугыш кырында көрәшкән батырларга, җирнең һәр адымыда бирелгән кан-тир аша.
Без шул зур батырлыкларны онытмыйча, барчасынада рәхмәтләр укып, исебездә тотарга кирәк диеп аңлыйм. Шушы бәйрәмгә багышлап шигыръ яздым. Рәхим итегез!
Батырга дан.
Бормалы юллар безне аерды,
Мәхәббәт кергәндә күңелгә,
Аерылу сагышы канатны каерды,
Сугыш кайгысы салып йөрәккә.
Кадерлем! Кичер китүемне,
Калдырып сине изге никахта.
Каһәр яучы минем илемне,
Мәсхәрәли ятимнәр канында.
Ант иттем туган илемә:
Якларга, хәтта соңгы сулышта,
Тап төшерми керсез җиремә,
Ахыр каным тамса да сугышта.
Вәхши хурлыкларны күрәм көндә -
Аналар башында - коллыкта гүя,
Күзем белән балаларын - төндә,
Терелтә яучы, күмгәнен гүргә.
Үсмер малай елады үкереп:
«Әни-коткар, килми үләсем!»,
Очынып-җилпенеп, дошманга сикереп,
Гөрселдәп егылды батыр үлемдә.
Дөрләп янган йортта аналар,
Соңгы кат кочтылар үз балаларын.
Кайнар ялкында җир – Ана да,
Яшен түгә җәлләп балаларын.
Кышкы ачы буран астында,
Кайный кан күргән хурлыктан:
Нәфрәт утлары агып мылтыктан,
Дошманны төтеп яулы муллыктан.
Дүрт ел куаладым үз җиремнән,
Богау салып дошман кулына.
Кан тамганда бар җәрәхәтемнән,
Күрәм саташып сине куенымда.
Язгы җилләр исә ил читендә –
Синдәй сыйпый яңгыр кулымнан,
Тылсым сөюең йөрәгем чатында,
Кайтарыр үзеңә сугыш юлымнан.
Көт күз нурым, бик ярсый йөрәгем,
Басылыр тик дошманны юк иткәч,
Балкытып байрак, теткәләп узәген,
Яучының тамырын мәңгегә корыткач.
Янгырады ядрә соңгы сугышта,
Күк күкрәтеп егылды батыр,
Җаны - каны тамды иркен сулышта,
Азатлык таңы туганда балкып.
Ялкынлы сәләмнәр белән сезгә, Танзиля Амирхан.
01.04.2020.
Танзиля Амирхан 03.05.2022 15:04 Заявить о нарушении