Авылдашыма-посвящается памяти Гарафетдина Пахалова
Стихотворение написала на татарском языке, разместила в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.
Свидетельство о публикации №120031900778
Нечкә күңелле, тирән йөрәкле, олы җанлы авылдашыма - Пахалов Гарафетдинга багышлана.
Гаҗәпләнде халык - бөек шагыйрь,
Яздың сәлам житкереп күпләргә,
Шигырьләрең аша булды шатлык,
Кайгы хәсрәт күргән көннәр дә.
Матур сөюне чәчәкләргә урап,
Ана йөрәген данга батырдың,
Рухи динеңне кадер хуплап,
Туры фикергә безне баеттың.
Гади тормышны бәхет итеп,
Үз тамырыңны һәрчак зурладың,
Бар муллыкка дога тотып,
Таптың хөрмәтнең лаек юлларын.
Сәләтле шагыйрь, сиңа баш иям,
Хезмәтең сүнмәс безнең йөрәктә.
Тоныч йокла син җир кочагында,
Оҗмах кошлары сайрасын тирәңдә.
18.03.2020.
Танзиля Амирхан 24.08.2024 23:27 Заявить о нарушении